БДИның кайнар вакыты артта калды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Унберенче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм укытучылары өчен иң мөһим сынау тәмамланды. Алда – югары һәм урта уку йортларына керү.     

2019 елда Югары Ослан муниципаль районында 91 кеше Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Аттестат алу өчен 11 сыйныф укучыларына мәҗбүри фән - рус теле һәм математика буенча ике имтихан тапшырырга кирәк иде. Быел мәктәпне тәмамлаучылар әлеге фәннәр буенча яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Рус теле буенча уртача балл – 74.1, математика буенча профиль дәрәҗәдәге-73.3 б тәшкил итте. Узган ел белән чагыштырганда, югары балл җыючылар саны арткан. Алар 93 кеше булды, шуларның 5се 100 балл җыйды.    

Агымдагы елда сайлау буенча иң кирәкле фәннәргә җәмгыять белеме, информатика һәм биология бирелде.  Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, БДИ катнашучыларында күп еллар дәвамында сайлау буенча җәмгыять белеме иң популяр фән булып кала. Узган елдагы кебек үк җәмгыять белеме өчен БДИ расписаниесендә аерым көн бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International