Кичә Шеланга авыл җирлеге базасында 2019 елның 24 июненнән 30 июненә кадәр эшләгән «Патриот» палаткалы лагере сменасының ябылу тантанасы булды.
Палаткалы шәһәрчектә үткәрелгән атна малайлар һәм кызлар күңелендә озак сакланыр. Балалар өчен мастер-класслар оештырылды, Кама Тамагы шәһәренә экскурсия, спорт ярышлары, походлар, учак янында җырлар һәм хәтта берничә яңгырлы көн дә балаларга кәефне бозмады.
Алар ябылу тантанасыннан соң әйдаманнар белән күз яшьләре белән хушлаштылар һәм бер елдан очрашырга килештеләр.