Статистик мәгълүматлар

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге ел дәвамында гражданнарны бердәм кабул итү көнен үткәрү турындагы эшкә нәтиҗәләр ясый.

Расланган график буенча гражданнарны Югары Ослан муниципаль районы башлыгы, район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары кабул итә.

Әйтик, 2019 елның 1 яртыеллыгында барлыгы 236 кеше мөрәҗәгать итте, кабул итүләр саны -53, шул исәптән күчмә кабул итүләр саны-23

Югары Ослан муниципаль районы башлыгы һәм Башкарма комитеты җитәкчесе 35 кабул итү үткәрде, 184 кеше кабул ителде.    

2019 елның II яртыеллыгына гражданнарны күчмә кабул итү графигы расланды, аның белән Югары Ослан муниципаль районы сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре»бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International