Пенсия фондының Татарстан бүлеге гражданнарга массакүләм СМС-тарату аша хәбәр итә башлый. Әлеге яңалык инде бүген үк эшләтеп җибәрелгән һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә кергән төрле тематикаларда булачак.
Беренче СМС-pfr_rt абонентыннан искәрмәләр Пенсия фонды органнары кәрәзле телефон номерлары булган эш бирүчеләр (оешма һәм предприятиеләргә) адресына җибәрелгән. СМС-хәбәрдә 2019 елның 15 июненнән дә соңга калмыйча СЗВ-М формасы буенча Пенсия фонды органнарына хисап тапшыру зарурлыгы турында искәрмәләр булачак. Соңыннан мондый мәгълүмат ай саен үткәреләчәк.
"СМС-мәгълүмат бирү бүлек тарафыннан, беренче чиратта, гражданнарга уңайлы булсын өчен эшләнгән һәм оештырылган. Мондый СМС-җибәрү республикабызның иминләштерүчеләре арасында дисциплинаны арттырырга, шулай ук штраф санкцияләре санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.