3 июльдә Югары Ослан районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова булып китте.
Визит барышында ул муниципаль архив эшчәнлеге белән танышты, архив саклагычларның бүлмәләрен карады, аеруча кыйммәтле документлар күрсәтелде, агымдагы мәсьәләләр һәм проблемалар буенча фикер алыштылар.