Анонс

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

2019 елның 13-14 июлендә Үзәк стадионда (Ташаяк ур., 2а йорт) хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлап алу турниры узачак. Европаның 12 хатын-кыз җыелма командасы Татарстан башкаласына чемпионатның төп трофейлары өчен көрәшергә киләчәк. Ярышларда җиңүче турыдан-туры Япониядәге олимпиадага чыга.  
   
Казан беренче тапкыр сайлап алу Олимпия турнирын кабул итә. Моңа кадәр биредә 2015 елдан башлап хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа чемпионаты этаплары узды. 2017 һәм 2018 елларда регби-7 буенча Россия җыелма командасы Татарстан башкаласында Европа чемпионатында җиңүче булды. Ярышларга керү ирекле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International