2019 елның 6 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Югары Ослан муниципаль районы Печище авыл җирлеге мәдәният йортында тантаналы чара узды. Никитина барлык катнашучыларны гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале, Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитеты грамотасына һәм 43 елдан артык бергә яшәгән Поляков Виталий Леонидович һәм Галина Васильевнага чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды.
Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Ә. Кадыйрова барлык чакырылган кешеләрне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, барлык гаиләләргә мәхәббәт, татулык, иминлек һәм гаилә бәхете теләде.