80 нче елларда Демидов Ю. И. җитәкчелек иткән чорда районда социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар һәм торак төзелеше алып барылды.
Район Советының 1980 нче елның 26 нчы июлендә кабул ителгән карары белән Югары Ослан р-ц да «яшел йорт»дип танылган 50 урынга исәпләнгән тулай торак төзелә башлый. 40 ел элек бу бина тәртип һәм дисциплина үрнәге булган.
Шул ук көнне район Советы карары белән Киров урамы буенча 52 урынга исәпләнгән кунакханә бинасы төзелешен башларга тәкъдим ителде