Муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

 «2014-2019 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның 11 июленнән 12 июленә кадәр дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерү буенча кыска вакытлы тренинглар узды.

Укыту Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында үткәрелде.  

Югары Ослан муниципаль районы Советы хезмәткәрләре «эмоциональ интеллект» темасы буенча белем алдылар.

Уку барышында лекция кына түгел, ә гамәли дәресләр, мөстәкыйль эшләр, тестлар да булды. Муниципаль хезмәткәрләр укуны тәмамлау буенча таныклык алдылар.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International