Районда җирле үзидарә органнарының һәм авыл җирлекләренең норматив хокукый актларын татар теленә күчерү буенча актив эш алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын үтәү йөзеннән, 2018 елның июленнән районда Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларын татар теленә тәрҗемә итү эше оештырылды.
2019 елның 1 яртыеллыгында татар телендә муниципаль районның, авыл һәм шәһәр җирлекләренең 522 норматив хокукый акты кабул ителде. Кабул ителгән барлык норматив актлар ике дәүләт телендә Югары Ослан муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.