Бүген район Советының утырышлар залында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Әлеге утырышта балигъ булмаганнарның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын кисәтү субъектлары, Югары Ослан районы прокуроры ярдәмчесе Алсу Данилова, ял учреждениеләре директорлары катнашты.
Утырыш барышында 5 мәсьәлә каралды.
Барлык мәсьәләләр буенча йөкләмәләр бирелде һәм тиешле карарлар кабул ителде.