Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары турында республика киңәшмәсе

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Бүген, 17 июльдә, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында республика киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында узды.

Физик затлар кеременә салым буенча шулай ук «күләгәдәге» хезмәт хакын легальләштерү буенча комиссияләр эшчәнлеген активлаштырырга кирәк, дип хәбәр итте Татарстан Президенты. Кайбер районнарда түләүләр кимүгә юл куелган.

Татарстан Президенты шулай ук социаль ипотека программасы буенча түләүләр буенча йөкләмәләрне вакытында үтәргә өндәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International