Муниципаль районнар белән видеоэлемтә режимында ТР Үзәк сайлау комиссиясе 8 сентябрьдә узачак Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Көн тәртибендә сайлау участокларында куркынычсызлык сораулары торды. Якын арада эчке эшләр министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре участок сайлау комиссияләренең биналарын планнан тыш тикшерәчәкләр.
Тавыш бирү көнен үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча ведомствоара чаралар планы эшләнде.
Киңәшмәдә Югары Ослан районыннан район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, территориаль сайлау комиссиясе рәисе Виктор Постников, комиссия әгъзалары, эчке эшләр министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре катнашты.