Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча республика киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференция режимында узды.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, финанс, казначылык һәм салым органнары өчен төп бурыч-бюджетны үтәү. «Салым органнары, суд приставлары хезмәтләре, район башлыклары, Эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура органнары игътибарын җәлеп итәм, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу эшкә тармак министрлыклары да активрак кушылырга тиеш».
Моннан тыш, ул министрлыклар каршындагы тармак баланс комиссияләре эшен дәвам итәргә һәм финанс нәтиҗәләренә анализ ясарга кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук социаль ипотека программасы буенча түләүләр буенча йөкләмәләрне вакытында үтәргә чакырды.