Иҗтимагый советның яңа составының беренче оештыру утырышы 2019 елның 17 июлендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов катнашында узды.
Көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Иҗтимагый совет составы турында
- Иҗтимагый совет турындагы Нигезләмәнең төп пунктлары белән танышу
- районның рәсми сайтында Иҗтимагый совет бите турында
- Иҗтимагый советның эш планы турында
- Иҗтимагый совет рәисен, урынбасарын сайлау
- Иҗтимагый совет секретарен билгеләү
- гражданнарның үзара салым акчаларын куллануга җәмәгать контроле турында
- район территориясендә милли проектларны тормышка ашыру турында.
Иҗтимагый совет рәисе итеп Югары Ослан авылы пенсионеры Мильямил Таһирович Сагдеев сайланды, элек халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры, урынбасары – Скарлухин Николай Александрович. Совет составына беренче тапкыр районның бакчачылар җитәкчесе Бойко Павел Валерьевич кертелде. Иҗтимагый совет составында төрле өлкә вәкилләре: мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, иҗтимагый оешмалар.
Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.