2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Салым кодексына физик затларга милек салымнарын түләүне гадиләштерергә мөмкинлек бирүче бердәм салым түләү төшенчәсе кертелде.
- Физик затның бердәм салым түләүе-бер түләү поручениесе ярдәмендә гражданин үз теләге белән Россия Федерациясе бюджет системасына күчерә торган акчалар, - ди районның баш салым инспекторы Зөбәрҗәт Ситдыйкова. - Бу сумма физик затлар милкенә салым, транспорт һәм җир салымнарын түләү өчен Федераль казначылыкның тиешле счетына күчерелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, салым түләүчеләр тарафыннан элек декларацияләнгән физик затлар кеременә салым (НДФЛ) бердәм салым түләве ярдәмендә түләнергә тиеш түгел, аның ярдәмендә бары тик югарыда күрсәтелгән милек салымнарын гына түләргә мөмкин. Бердәм салым түләү ярдәмендә башка салымнар һәм җыемнар түләү каралмаган