18 июльдә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев, 2019-2020 елларда ягулык сезонына әзерлек буенча республика штабында катнашты.
Киңәшмәдә безнең районның әзерлеге турында доклад тыңланылды, анда билгеләп үтелгәнчә, учреждениеләрнең үз биналарын һәм котельныйларын, күп фатирлы йортларны, шулай ук үз объектлары буенча җылылык белән тәэмин итүче оешмаларны әзерләү эше планлы режимда алып барыла. Республика программаларын гамәлгә ашыру да борчылырлык түгел.
Августның беренче яртысында Ростехнадзор белгечләре белән котельныйларны карап чыгу планлаштырыла, алар безнең районның кышка әзерлеген тикшерәчәкләр.