Җәй – спорт уеннары өчен менә дигән вакыт. 20 июль көнне мәдәният һәм ял паркында район балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен « Юл культурасы нигезләре» исемле уен эстафетасы үткәрделәр.
Балалар «Юл әлифбасы» ның ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен күрсәттеләр: юл йөрү кагыйдәләрен беләләр, юл билгеләрен киңәйтә беләләр, шулай ук аларның ни дәрәҗәдә Күзәтүчән, тапкыр һәм тату булуларын күрсәттеләр. Актив катнашканнары өчен барысына да күңелле бүләкләр тапшырылды.