Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районы советының утырыш залында  район башлыгы Марат Зиатдиновның авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы киңәшмәсе булып узды.

Чыгыш ясаучылар арасында:

Рәшит Монасыйпов-Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча беренче урынбасары;

 Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль – икътисадый үсеш буенча урынбасары Наталья Манапова үзмәшгуль кешеләрне теркәү мәсьәләсе;

Юлия Федотова-Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары, үзсалым буенча конкурс документларын әзерләү барышы турында;

Валерий Майоров-Шылаңгы авыл җирлеге башлыгы, 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек һәм адреслы хуҗалыкта тәртип урнаштыру эше турында (урам исемнәре язылган күрсәткечләрне урнаштыру, йорт, фатирларның нумерациясе һ. б.))

Яр буе Морквашы авыл җирлеге башлыгы Илнур Гаязов 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек һәм адреслы хуҗалыкта тәртип урнаштыру эше турында (урам исемнәре язылган күрсәткечләрне урнаштыру, йортлар, фатирлар саны һ. б.).);

Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International