Кичә, 23 нче июльдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Бу чарада 7 кеше катнашты: җир, торак, эшкә урнашу, Югары Ослан торак пунктын төзекләндерү һәм фермер хуҗалыгын үстерү.
Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Әңгәмә барышында әлеге мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе 8:00 дән 12:00 гә кадәр алдан язылу буенча 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча гражданнарны кабул итә.