Стендка ату буенча ярышлар

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

"Свияга" ату ярышларының өченче көнендә Татарстан җыелма командасы спортчылары 3 медаль яулады.

Россия чемпионаты кысаларында траншея стендында микстта пьедесталның өченче баскычына Екатерина Рабая һәм Артем Копыстынский күтәрелде.

Яшүсмерләр беренчелегендә медальләргә Татарстанның берьюлы өч катнаш дуэты дәгъва итте. Нәтиҗәдә, аларның иң яхшысы - Полина Князева/Геннадий Мамкин алтын отты, 136 + 39.

Турнирларның "Траншея» өлеше нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы активында 12 медаль, шул исәптән 4 алтын медаль. Аларның иң уңышлысы дип команда пьедесталының 1 баскычына һәм Россия беренчелегендә микстка күтәрелгән Геннадий Мамкин танылды.

ТР пуля белән һәм стендка ату федерациясе матбугат атташесы Ольга Камардина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International