Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президенты Аппаратыннан, ТР Министрлар Кабинетыннан, министрлыклардан, ведомстволардан кергән контроль хатларның үтәлешенә анализ ясый. Гражданнар мөрәҗәгатьләре аерым контрольдә тотыла.
2019 елның 24 июленә район Советына һәм Башкарма комитетына үтәү өчен тапшырылган контроль документлар исемлегенә 52 хат кертелгән, шул исәптән 4 мөрәҗәгать башкаручыларга эш өчен җибәрелгән.
Хатларны үтәү сроклары буенча башкару дисциплинасы мәсьәләсе Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты һәм Башкарма комитеты белән үткәрелгән шимбә киңәшмәсендә даими рәвештә карала.