Июль аенда узган пленар утырышта Дәүләт Думасы «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законга авыл җирлекләре депутатларының керемнәрен декларацияләү тәртибен гадиләштерү өлешендә өченче, ахыргы укылышта төзәтмәләр кабул итте. Ул Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары тарафыннан тәкъдим ителде.
Авыл җирлеге вәкиллекле органы депутатлары сайланганнан соң дүрт ай эчендә үзләренең керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек характерындагы бурычлары, шулай ук ир белән хатынның һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек характерындагы бурычлары турында мәгълүмат бирергә тиеш булалар. Шул ук вакытта закон нигезендә кабат декларация тапшырудан алар азат ителәчәк.
Декларация кабат ел дәвамында авыл депутаты күчемсез милек, җир, автомобиль яки зур суммага кыйммәтле кәгазь сатып алган очракта гына тапшырылачак.
Закон нигезендә, әгәр ел дәвамында кыйммәтле килешүләр эшләнмәсә, депутат бу хакта район башлыгына хәбәр итү өчен гади формада хәбәр итәргә тиеш. Мондый мәгълүматның дөреслеге элеккечә үк тиешле хезмәтләр тарафыннан тикшерелергә, ә алдашу депутат вәкаләтләреннән мәхрүм ителүгә китерәчәк.
Чыганак: http://duma.gov.ru/