Квалификация күтәрү курслары

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

 «2014 – 2021 елларга Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елның гыйнварыннан Казан шәһәрендә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында төрле программалар буенча хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү курслары уза.

Бүгенге көндә, Югары Ослан муниципаль районыннан 13 муниципаль хезмәткәр ике көнлек тренингларда булдылар.

Уку нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләр йомгаклау аттестациясен электрон тест формасында уздылар, шулай ук квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International