Урып-җыю комбайннарын комиссия белән кабул итү

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Бүген барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарын комиссия белән кабул итү узды.

Ел саен урып-җыю эшләре башланыр алдыннан предприятиеләрнең урып-җыю компаниясенә әзерлек дәрәҗәсен билгеләү буенча хуҗалыкларны йөреп чыгалар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел барлык предприятиеләр дә югары әзерлек дәрәҗәсе белән килделәр.
Предприятиедә булганда бөтен комплекс бәяләнә: комбайннар, склад биналары, ындыр табагы хуҗалыклары һәм транспорт.  "Заря" агрофирмасы, Прокопьева А.И., Лазарева Н. П., Сорокина В. Н. крестьян-фермер хуҗалыклары урып-җыю эшләренә 100% әзер.

"Югары Ослан" Агрофирмасы һәм "Востокзернопродукт"АҖ филиалы предприятиеләрендә ашлык җыю техникасы узган еллардан яхшырак әзерләнгән.

Комбайннарның әзерлеген бәяләгәндә куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә,инструктажлар, ут сүндергечләр һәм аптечкалар булуга да игътибар бирелде. Механизаторлар барысы да махсус кием белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International