Азык әзерләү

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары терлек азыгы әзерләү эшләрен дәвам итәләр.

Бүгенге көнгә район буенча 21640 тонна сенаж әзерләнгән һәм 4247 тонна печән тыелган. Бу бер баш шартлы терлеккә 11 центнер азык берәмлеге дигән сүз.

Шулай ук күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алу төгәлләнде. Предприятиеләр сенаж салуны берьеллык үләннәрдән алып баралар. Ә фермерлар печән әзерләү өчен болыннар куллана.

Һава шартлары, беренче кат чаптырганнан соң атмосфера явым-төшеменең күп булуы күпьеллык үләннәрнең артуына уңай йогынты ясады. Икенче каттан яхшы уңыш көтелә.

Терлекләрне уңышлы кышлату өчен бер баш терлеккә 22,5 центнер азык берәмлеге әзерләргә кирәк.

Предприятиеләр зур запас белән азык әзерләргә ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International