Профсоюз оешмалары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе профсоюз әгъзаларының сәламәтлеге турында кайгырту булды һәм шулай булып кала да.
Инде дүртенче ел Югары Ослан муниципаль районының социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү, яшьләр эшләре һәм спорт учреждениеләре профсоюз әгъзалары ташламалы шартларда санатор-курорт дәвалавы белән тәэмин итү буенча пилот проектын тормышка ашыруда катнашалар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары буенча югарыда күрсәтелгән өлкәләрдәге хезмәткәрләргә шифаханә-курорт дәвалануына юлламаны түләү өчен республика бюджетыннан 20,0 мең сум күләмендә субсидия бүлеп бирелә.