3 ел эчендә халыктан 227 650 сум акча җыелган һәм республика бюджетыннан 910600 сум алынган, бу 1 138 250 сум тәшкил итә. Бу акчага 2017 елда Канаш авылында Үзәк урамда 100 м озынлыкта, Түбән Күл авылында һәм Боевая урамында 150 м озынлыкта вак таш җәелгән юллар төзелде.
Шулай ук Зеленая урамы буенча 20 метр озынлыктагы суүткәргеч труба урнаштырылды. Йолдыз авылында Меминка елгасы аша салынган күперне реконструкцияләү өчен төзелеш материалы сатып алынды.