2019 елның 1 гыйнварыннан физик затлар тарафыннан «бердәм салым түләве» рәвешендә милек салымнарын түләүнең яңа формасы кертелде.
Физик затның бердәм салым түләүе - гражданин бер түләү поручениесе ярдәмендә Россия Федерациясе бюджет системасына ирекле рәвештә күчерә ала торган акчалар. Бу сумма түбәндәге салымнарны түләү өчен Федераль казначылыкның тиешле счетына күчерелә:
• физик затлар милкенә салым,
• транспорт салымы,
• җир салымы
Игътибар итегез: физик затлар кеременә салымны бердәм салым түләве ярдәмендә түләргә ярамый.