Кичә Югары Ослан муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда полиция, МЧС, Роспотребнадзор һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль бүлеге вәкилләре катнашты.
2019 елның 1 июленә район территориясендә 80 сәүдә объектының алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияләре бар.
Хисап чорында җан башына исәпләгәндә 7,6 литр күләмендә алкогольле продукция сатылган (узган елга карата 108%).
2019 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату базарларындагы вәзгыятьне бәяләү күрсәткечләре буенча район 45 урынның 17сен били.