Күпләрне"Дача амнистиясе озайтыламы?» дигән сорау кызыксындыра.
Дәүләт Думасы 2019 елның 19 июнендә, беренче укылышта 2022 елның 1 мартына кадәр дача амнистиясен озайту турында закон проектын хуплады. Искәртеп узабыз, дача амнистиясе моннан 13 ел элек 2006 елда башланган иде. Законда "Дача амнистиясе» дигән төшенчә юк, шуңа күрә күчемсез милекне рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән процедурасын шулай дип атау кабул ителгән. Ягъни, гади тел белән – ул, өстәмә рөхсәт һәм хәбәрнамәләр алмыйча гына, үз документларын тәртипкә китерү өчен, кичектерү.
Дача амнистиясен ни өчен даими озайта?
Чынлыкта, ачык милектә булган җир кишәрлекләренә карата дача амнистиясе 2020 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә (әлегә участокларны түләүсез, торглар үткәрмичә милеккә рәсмиләштерергә була), әмма закон чыгаручы бу срокны да 2022 елның 1 мартына кадәр озайта.
Хәзер закон проектының үз көченә керүен һәм яңа нормаларны исәпкә алып, үз хокукларыңны гадиләштерелгән тәртиптә теркәргә кирәк.