"2019 елда иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты"

2019 елның 26 июле, җомга

Агымдагы атнада Югары Ослан районында "2019 елда иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» республика конкурсының муниципаль этабы узды.
    
«Югары Ослан муниципаль районының Үзәкләштерелгән клуб системасы» муниципаль бюджет учреждениесе структурасына 20 дән артык филиал керә, шуңа күрә чыгыш ясаучыларны көннәргә бүләргә дигән карар кабул ителде. Шулай итеп, 23 нче июль көнне бәйге Шеланга мәдәният йортында, 24 нче июльдә – Мәйдан мәдәният йортында, 25 нче июльдә Куралово мәдәният йортында узды.
    
Конкурс 3 этапта узды: мәдәни-ял итү учреждениесе эшчәнлеге турында папка-портфолио бирү; филиал җитәкчесен яки хезмәткәрен телдән яклау; иҗади номер. Өстәмә рәвештә мәдәният хезмәткәрләре жюри әгъзаларын КДУның эш документлары белән таныштырдылар. Конкурста катнашучылар аның барлык этапларын да уңышлы үттеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International