12-16 августта Татарстан Республикасы Югары Ослан районының борынгы гыйбадәтханәләре буенча экспедиция узачак. Аны Казан епархиясенең яшьләр белән эшләү бүлеге һәм «Казан православие доброволецлары» яшьләр хәрәкәте оештыра.
Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан хәер-фатихасы буенча оештырылган чараның максаты - ярым җимерек гыйбадәтханәләрне торгызуда ярдәм күрсәтү.
Беренче тапкыр мондый экспедиция 2018 елның җәендә оештырылды. Быел православие яшьләре Юматово, Татар Борнашы, Тихий Плес, Олан, Килди, Олы Мәми авылларындагы храмнарга барачаклар. Балалар храмнарга хезмәт ярдәме күрсәтәчәкләр, гыйбадәт кылачаклар, җирле халык белән аралашачаклар, авыл тарихы белән танышачаклар, Табигатьтән һәм кичке учак янында аралашачаклар.
Походка музыка уен кораллары, өстәл уеннары, фотоаппаратлар һәм видеокамералар алырга мөмкин.
https://tatmitropolia.ru/newses/eparh_newses/announcements/?id=70635