Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә чираттагы оператив киңәшмә узды.
Гадәттәгечә, көн тәртибендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның, кергән документларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары буенча сораулар бар. Шулай ук районның рәсми сайты белән эшләү, сайтка керү мәсьәләләре дә каралды.
Алда санап үтелгән мәсьәләләр буенча хәлләр турында Советның Гомуми бүлек башлыгы Людмила Федорова, Башкарма комитетның гомуми бүлек башлыгы Анна Йосыпова, системалы администратор Алексей Савичев сөйләделәр.
Барлык сораулар буенча җаваплы башкаручыларга район башлыгы тарафыннан йөкләмәләр бирелде.