"Безнең ишегалды" проекты кысаларында йорт яны территориясен төзекләндерү турында фикер алыштылар

2019 елның 26 июле, җомга

2020 елдан Татарстанда «Безнең ишегалды» бишьеллык проекты старт ала, анда Югары Ослан ишегаллары да кертеләчәк.

26 июльдә Югары Осланда программаны эшләүнең беренче, әзерлек этабы старт алды, анда күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән ишегалды территориясен төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алышу керә. Көнбатыш микрорайонда (2-6 нчы йорт) яшәүчеләр белән кичә Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов очрашты, ул әлеге ишегалдын төзекләндерү инициаторы һәм проектның кураторы булып тора.

Микрорайонда актив яшәүчеләр белән аралашып, Валерий Александрович һәм район җитәкчеләре бергәләп төзекләндерү планы турында фикер алыштылар, ул үз эченә балалар мәйданчыкларын урнаштыру, видеокүзәтү, коймаларны урнаштыру, яктырту, куаклар утырту, шулай ук ишегалды эчендәге юлларны ремонтлау эшләрен алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International