15 июльдә язгы чакырылыш тәмамланды. Аның ничек үткәнен белү өчен без район хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов белән очраштык һәм менә нәрсә сөйләде.
Язгы чакырылыш кампаниясе оешкан төстә һәм көйле, хәвеф - хәтәрләрсез узды. Язгы чакырылыш кампаниясе бик оешкан төстә узды. Барлык проблемалы мәсьәләләр, кагыйдә буларак, оператив тәртиптә хәл ителде. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның мөнәсәбәте үзгәрүе аеруча сөендерде. Инде күп кенә егетләр бик теләп хезмәт итәргә бара.
- Быел яз Россия армиясе сафларын безнең районнан күпме егет һәм кыз тулыландырыр?
Безнең районнан 24 кеше бу язда Россия Кораллы Көчләре сафын тулыландырды, алар арасында 5 егет - югары һөнәри белемле, 19ы-һөнәри урта белемле. 11 бала-Югары Осланнан, өчесе Килдидән, икесе Печищидан, макылдан, Кураловтан, Татар Борнашыннан, Октябрь һәм Соболевскийдан берәр егет.
Язгы чакырылыш тәмамланды. Икенче көнне үк район хәрби комиссариатында көзге кампаниягә әзерлек эшләре башланды. Ул планлы рәвештә, штат режимында оештырылган төстә узар дип ышанам. Һәрхәлдә, бүген ул шулай алып барыла.