Район башлыгы Марат Зиатдиновның сәүдә хезмәткәрләре көне белән котлавы

2019 елның 27 июле, шимбә

Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Бүгенге көндә сәүдә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне генә түгел, ә районнар, шәһәрләр һәм төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерә торган мөһим тармак булып тора. Бу икътисадның иң мөһим секторларының берсе, аннан башка бүгенге тормышны күз алдына да китереп булмый.

Югары Ослан районында сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы һәм сыйфаты елдан-ел яхшыра, сәнәгать һәм азык-төлек товарлары ассортименты киңәя.

Намуслы хезмәтегез, үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сәүдә хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, уңышлар, иртәгесе көнгә тынычлык һәм ышаныч, гаиләләрендә иминлек телим!

Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International