Узган атнада Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Югары Ослан авыл җирлеге Советының чираттагы илле дүртенче утырышы булып узды. Көн тәртибендә:
- Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлегенең 2019 нчы елның 1 нче яртыеллыгындагы бюджеты үтәлеше турында отчетны раслау турында.
- Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитетының 2019 нчы елның 2 нче кварталында башкарылган эшләр турында отчеты.
- Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Югары Ослан авыл җирлегендә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
- Югары Ослан районы прокурорының «коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуларны бетерү турында»күрсәтмәсен карау турында.
- Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең Югары Ослан авыл җирлеге Советына «2020 елга Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлеге бюджетыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә бюджет ассигнованиеләрен бүлеп бирү турында " гы мөрәҗәгате турында.