26 нчы июль көнне Октябрь авыл җирлеге Советының чираттагы алтмышынчы утырышы булып узды. Утырыш эшендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев катнашты.
Совет депутатлары тарафыннан агымдагы елның 2 нче кварталы нәтиҗәләре буенча авыл җирлеге бюджеты үтәлеше, шулай ук авыл җирлегенең 2019 елга һәм 2020-2021 нче еллар план чорына бюджеты турындагы карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды.