Эшче төркем утырышы

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Шимбә көнне, 2019 нчы елның 27 нче июлендә, Октябрь авыл мәдәният йорты базасында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган оператив эшче төркемнең эш киңәшмәсе булып узды.

Эшче төркем утырышына Октябрь һәм Вахитов авыл җирлекләренең коммерциясез бакчачылык ширкәтләре рәисләре чакырылган иде. 

Эшче төркем утырышын Октябрь авыл җирлеге башлыгы Шамил Азизов ачты. Аннары җыелучылар алдында авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Альфира Янгуразова күчемсез милек объектлары адресларын федераль мәгълүмати адрес системасына кертү мәсьәләсе белән чыгыш ясады.
 Ул Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре рәисләренә бакчачылык ширкәтләре әгъзалары кулланган күчемсез милек объектларының кадастр номерлары турында мәгълүмат бирүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International