Макыл авыл җирлегенең Келәнче авылында үзара салым акчасына балалар өчен спорт-уен мәйданчыгы төзү буенча эшләр тәмамланып килә.
Яшьүсмерләргә спорт белән шөгыльләнү өчен урман һәм боҗралы спорт комплексы, төрле яшьтәге балалар өчен таган, комлык, карусель, балансир һ. б. урнаштырылган.
Төзелеш чараларының гомуми суммасы 365 000 сум тәшкил итә. Территорияне планлаштыру, ком китерү эшләре Әхмәтов Альфредның иганәче акчасына башкарылды.
Мәйданчыкны ачу тантанасы 10 августта Авылның бәйрәм Тәхет бәйрәменә планлаштырыла.