«Бердәм Россия» нең Татарстан Республикасында милли проектларны тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча төбәк бүлегенең эшче төркеме «Мәдәният» милли проекты буенча иҗтимагый тыңлаулар оештырды.
Җәмәгать тыңлауларында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем җитәкчесе, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова, «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыруда катнашучы муниципаль районнар, мәдәният учреждениеләре вәкилләре, төбәк проектларында катнашучылар катнашты.
Югары Ослан муниципаль районы исеменнән Яр буе Морквашы авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Илнур Гаязов һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлфия Абдуллина катнаштылар.
«Агымдагы елның гыйнварыннан бүлеп бирелгән акчаларның 90% үзләштерелгән инде. Бу-югары күрсәткеч.",- дип билгеләп үтте Ларионова.
Югары Ослан муниципаль районы территориясендә милли проект кысаларында Яр буе Морквашы авыл мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт үткәрелде. Бүгенге көндә объектта төзелеш эшләре тәмамланган диярлек, социаль объектны ачуга әзерлек эшләре башланган