Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев җитәкчелегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышта ТР КоАП 3.6 ст.1 ө. «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу» буенча административ хокук бозулар турында эшләр каралды.