Үз эшчәнлекләрен даими булмаган нигездә гамәлгә ашыручы авыл җирлеге вәкиллекле органы депутатларының керемнәрен декларацияләү үзенчәлекләре билгеләнгән.
2019 елның 26 июлендәге 251-ФЗ номерлы федераль закон белән "Коррупциягә каршы көрәш турында"2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Авыл җирлеге вәкиллекле органы депутатының муниципаль вазыйфасын биләүче һәм үз вәкаләтләрен даими булмаган нигездә башкаручы зат депутат итеп сайланганнан соң дүрт ай дәвамында үзенең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыра.
Хисап чоры дәвамында мондый килешүләр башкарылмаса, депутат бу хакта Татарстан Республикасы Президентына хәбәр итә.
Федераль закон 2019 елның 6 августыннан үз көченә керә.