Кичә Куралово авылында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең күчмә утырышы булды.
Утырыш барышында авыл җирлегендә мәдәни - ял итү эшчәнлеге, яшьләр белән эшләү, Куралово урта гомуми белем бирү мәктәбендә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар, шулай ук мәктәп эчендәге учетта торучы балалар белән профилактик эш алып бару турында сораулар каралды.