2018 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләре 1 августтан арта

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2018 елда 1 нче августтан эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен гаризасыз яңадан исәпләячәк. Ул узган ел иминият взнослары кергән барлык иминият пенсияләренә дә кагылачак.

Пенсия күләме фиксацияләнгән коэффициентка арта торган традицион индексациядән аермалы буларак, август исәпләве пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул югарырак булган саен, пенсиягә өстәмә дә күбрәк. Исәпләүләр нәтиҗәсендә максималь артым 2019 ел бәясе буенча, ягъни 261,72 сум күләмендә исәпләнгән өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 305 меңнән артык пенсионер иминият пенсияләрен яңадан исәпләячәк. Бу максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 млн. сум каралган.

РПФның кайнар линиясе 8-800-600-44-44
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru
        www.vk.com/pfr_rt,
        www.facebook.com/pfrrt,
        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
     www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International