Югары Ослан районының җирле газетасы редакциясе агымдагы елның икенче яртыеллыгына язылуга йомгак ясады һәм районның иң яхшы элемтә бүлекчәләрен атады.
Район газетасына язылу өчен бик күп эшләр башкарыла. Үз торак пунктларында яшәүчеләргә газетаны ничек тәкъдим итү, аны вакытында китерүләренә күп нәрсә бәйле.
Соңгы ярты елда үз эшләренең чын профессионаллары хезмәт куя торган почта бүлекчәләре хезмәткәрләре «район газетасы»ның тиражын арттыра алды. Укучылар аудиториясе үз газеталарына тугры калган. Алар арасында Килди һәм Мәмәтхуҗа авыл җирлекләре дә бар, анда газета – журналларга язылу кампаниясе барышында җирлек башлыклары Виктор Бурдин һәм Владимир Никитушкин зур ярдәм күрсәтәләр.
Октябрь, Соболевское һәм Матюшино почта бүлекләре алдагы ярты еллык нәтиҗәләренә бераз гына ирешмәделәр. Аларның күрсәткечләре узган яртыеллык дәрәҗәсенә карата 98% һәм 95% тәшкил итә.