Сигезенче ел рәттән Югары Ослан мәчетендә мөселман балалары өчен җәйге сәламәтләндерү-тәрбия курслары уздырыла.
Быел җәй дә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге 30дан артык бала биредә ике төркемгә бүленеп белем алды. Ике атна дәвамында аларның әхлак һәм Ислам нигезләрен Коръән-хафиз Фәйзулла һәм Хәния ханым Гафиятуллина укыттылар.
Курсларга йөрүче балалар буш вакытларында спорт, өстәл уеннары белән бик теләп шөгыльләнделәр. Ә мәчеттә уку традицион мөселман Сабантуе белән төрле уеннар һәм конкурслар белән тәмамланды.