Бүген «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында Матюшино, Октябрь һәм Татар Борнашы мәктәпләренең булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырылды.
Мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы тутырылган портфельләрне «Востокзернопродукт» АҖ кадрлар бүлегенең өлкән инспекторы Елена Кәлимуллинага Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллиннан бүләк иттеләр. Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова катнашты.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дәвам итә.