Югары Ослан РҮХ базасында «Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларны социаль тәэмин итү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Өмет утравы» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Екатерина Климовская булачак әниләр өчен «Аистенок» клубының чираттагы дәресен үткәрде.
Авырлыларга булачак әнинең борчылу стилен билгеләү, шәхси проблемаларны бәяләү өчен «Үзеңнең торышыңны яса» тестын үтәргә тәкъдим ителде. Аннан соң социаль педагог булачак әниләр арасында яңа туган сабыйдан баш тарту куркынычы булган хатын-кызларны алдан ачыклауга юнәлдерелгән анкеталаштыру үткәрде.
Чарада Югары Ослан муниципаль районыннан 9 авырлы хатын-кыз актив катнашты. Хатын-кызларга «Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие» дигән буклет тәкъдим ителде.